Центральная детская библиотека

Нәниләргә - бүләк

Балалар китабы атналыгы традицион рәвештә бөтен Россия буенча мартның соңгы атнасында – язгы мәктәп каникуллары көннәрендә уза. Шул уңайдан, 27 март көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 2 нче санлы “Ромашка” балалар бакчасының нәни тәрбияләнүчеләре янында кунакта булып, “Нәниләргә - бүләк” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырдылар.

Әлеге җылы очрашуда яңа китаплар белән таныштырылды, шигырьләр, әкиятләр кычкырып укылды. Соңыннан бик яратып "Җавабын тап" табышмак әйтеш уенын уйнадылар. Балаларны китап укуга тарту максатыннан, китапларга күзәтү үткәрде. Балалар оештырылган чарадан бик канәгать калдылар. Кече яшьтән үк кулына китап алып карарга, ә соңрак анда язылганнарны күңеле аша аны үткәреп укырга, начарлыкны яхшылыктан аерырга өйрәнеп үскән балалар безнең киләчәк тормышыбызга ышанычлы алмаш булыр дип ышанып калабыз.