Центральная детская библиотека

Нәүрүз бәйрәме!

22 март конне “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә язның иң беренче бәйрәме Нәүрүз үтте. Ул - язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Аны һәрвакыт күңелле итеп билгеләп үтәләр, чөнки күпләр Нәүрүзне ничек каршы алсаң, елың шулай үтәчәк дип ышана.

Әлеге яз бәйрәмендә кунаклар җырлап-биеп күңел ачтылар һәм уеннар уйнадылар. Яз кызы – Нәүрүз, узенең матур теләкләрен җиткерде, ә кыш бабай киләсе кышка хәтле саубуллашып кайтып китте. Төрле халыкларның милли бию хәрәкәтләреннән торган флешмоб һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән “Йөзек салыш” кебек милли уеннар балалар күңеленә аеруча хуш килде.