Центральная детская библиотека

Балалар китапханә укучылары сафына кабул ителде

Үзәк балалар китапханәсендә Актаныш районы 2 нче санлы мәктәбенең 1 “А” сыйныфы укучылары китапхандә экскурсиядә булдылар. Балалар китапханәнең нәрсә икәнен, китапханәдә үзеңне ничек тотарга һәм китаплар белән ничек кулланырга икәнен белделәр. Танышу бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Балалар тантаналы рәвештә китапханә укучылары сафына кабул ителеп, аларга бердәм Укучы билетлары тапшырылды. Очрашу барышында, 2 мартта үзенең 75 яшьлек юбилеен каршылаучы шагыйрә Нәҗибә Сафина иҗаты белән таныштырылды, аның китапларыннан ясалган күргәзмәгә күзәтү ясалды һәм “Нарат нигә энәле?” әкияте кычкырып укылды. Шулай ук, “Уйлый – уйлый уйныйбыз!” уены балаларның күңеленә хуш килде. Ахырдан куелган интерактив идән һәм өстәл уеннары очрашуны тагын да ямьләндереп җибәрде.