Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

“Кошлар безнең дусларыбыз”

1-апрель  көнне Әтәс авыл китапханәсе  балалар белән кошлар көненә карата  “Кошлар безнең дусларыбыз” дигән интеллектуаль уен үткәрде.  Китапханәче балаларга   кошлар турындагы китапларга күзәтү ясады.  Балалар  китаплардан өзекләр укыдылар,  шигырьләр сөйләделәр.   Соңыннан балалар   кошлар турында викторина сорауларына  җаваплар бирделәр.  Балаларга бу  чара бик ошады.