Аккузовская сельская библиотека - филиал № 8

“Дуслык күпере”

Актаныш районы  Аккүз авыл китапханәсе, Аккүз мәктәбе белән берлектә “Дуслык күпере” исеме астында Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы , драматург, шагыйрь, балалар язучысы Мөдәрис Мөсифуллин белән очрашу уздырды.Очрашу  бик күңелле утте. Кичә барышында укучыларга язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтелде.Балалар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.Укучыларның чыгышыннан соң Мөдәрис Мөсифуллин үзе белән якыннан таныштырды. Әнисенә багышлап  иҗат иткән җырын үзе баянда уйнап җырлап бәйрәмебезгә ямь өстәде. Укучылар кунагыбызга бик күп төрле сораулар биреп кичәбезне тагын да җанландырып җибәрделәр.  Кичә азагында Мөдәрис Мөсифуллин очрашуның истәлеге итеп үзе белән алып килгән әкият китапларын китапханәбезгә бүләк итте.