Усинская сельская библиотека - филиал № 36

Капка төбе укулары

26 август көнне көндез тормыш мәшәкатьләре ардыргач, күрше - күлән кичен ял итеп утырыр өчен бер капрка төбенә җыела. Анда төрле дөнья хәлләре, яңалыклар сөйләшәләр. Әүвәл капка төбендә ничек кич утырганнарын искә төшерәсе килеп без дә капка төбенә утырмага җыелдык. Татарлар гомер гомергә шигырь  җанлы булган. Без дә өлкәннәр белән “Шигъри альманах” китабына  сәяхәт кылып шигырьләр  кычкырып укыдык, яңа китаплар белән таныштык. Элекке уеннарның берсе "Ватык телефонлы" уйнадык. Өлкәннәр үзләренең кечкенә чакта уйнаган уеннары турында сөйләделәр. Кыскасы, күңелле булды, вакыт бик тиз үтеп китте.