Уразаевская сельская библиотека - филиал № 35

“Чәчәкләр һәрвакыт бәйрәмчә киенгән”

10 март көнне Уразай авыл китапханәсендә иҗади мастер-класс узды. Мастер класста китапханәче Дилбәр Инглисовна ничек итеп бүләкләрне матур чәчәкләр белән бизәп булуы турында сөйләде һәм гади генә кәгазьдән дә матурлык тудырып булганын ассызыклап, алардан орхидеялар ясап күрсәтте.

Әлеге чарага Пушкин картасы белән дә билет алып керү мөкинлеге каралган иде. Яшьләр зур кызыксыну белән әлеге мастер-класста катнашты. Әлеге иҗади процесс аларның күңеләренә хуш килде.  Һәр катнашучы да үз куллары белән чәчәкләр ясады. Мастер классның нәтиҗәләре һәркемдә дә соклану уятты.