Тлякеевская сельская библиотека - филиал № 33

“Хыялыма таба барам”

16 февраль көнне Теләкәй авыл китапханәседә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә авылдашыбыз, яшь шагыйрә Айзирә Имамованын тәүге  “Хыялыма таба барам” китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Кичәнең кунаклары :

-ТР язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсенең мөхтәрәм язучы һәм шагыйрьләре-  Ф. Сафин, Ә. Ситдыйкова, Л. Гыйбадуллина.

-яшь җырчылар – И. Гомәров, Р. Шәйхетдинов, А. Салихов.

“Һәркемнең үз каләме”, “Шушы җирдән, шушы туфрактан без”дип  исемләнгән китап күргәзмәләре оештырылды, күзәтү ясалды.