“Хыялыма таба барам”
16 февраль көнне Теләкәй авыл китапханәседә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә авылдашыбыз, яшь шагыйрә Айзирә Имамованын тәүге “Хыялыма таба барам” китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Кичәнең кунаклары :
-ТР язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсенең мөхтәрәм язучы һәм шагыйрьләре- Ф. Сафин, Ә. Ситдыйкова, Л. Гыйбадуллина.
-яшь җырчылар – И. Гомәров, Р. Шәйхетдинов, А. Салихов.
“Һәркемнең үз каләме”, “Шушы җирдән, шушы туфрактан без”дип исемләнгән китап күргәзмәләре оештырылды, күзәтү ясалды.