Тлякеевская сельская библиотека - филиал № 33

“Ана күңеле- шәфкать диңгезе”

24 нче ноябрь көнне китапханәдә “Якты нур” өлкәннәр клубы вәкилләре белән әниләр көненә багышланган “Ана күңеле- шәфкать диңгезе” дип исемләнгән тематик чара уздырылды. Китапханәче әлеге бәйрәмнең тарихы, эһэмияте хакында сөйләде, әниләргә багышлап якташларыбыз тарафыннан иҗат ителгән шигырьләр, әдәби әсәрдән өзекләр кычкырып укылды. “Ана – бөек исем”- китап күргәзмәсе ясалып, күзәтү үткәрелде.