Тлякеевская сельская библиотека - филиал № 33

“Китап яши торган йорт”.

Көзге каникулның беренче көннәреннән үк, 31 нче октябрьдә китапханәбездә “Китап яши торган йорт”- дип исемләнгән экскурсия үткәрелде. Китапханә белән танышырга, китаплар алып укырга теләүчеләр, дәү әбиләренә кунакка кайткан шәһәрдә яшәүче  балалар килде. Китапханәче үз чиратында китапханә, аның бүлекләре, балалар өчен оештырылган күргәзмәлекләр, яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Китапны саклап тоту кагыйдәләрен аңлатты.