Тлякеевская сельская библиотека - филиал № 33

Мәүлид бәйрәме

20 нче октябрь көнне Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел уңаеннан  Теләкәй авыл китапханәсендә Мәүлид бәйрәме уздырылды. Бәйрәм Теләкәй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм “Якты нур” клубы әгъзалары белән берлектә үткәрелде.  Чара коръән сүрәләре уку, мөнәҗәт , салават әйтү, “Ислам нуры” китап күргәзмәсенә күзәтү ясауны үз эченә алды.