"Җылы куллар"
Без, авылыбызның игелекле апалары белән "Җылы куллар" акциясенә кушылып, мобилизацияләнгән егетләр өчен җылы оек, бияләйләр бәйләү эшен дәвам итеп, китапханәгә җыелдык. Егетләребезнең исән - сау кайтуларын теләп вәгазь укылды, бүгенге көн хәбәрләре белән танышып, сугышның тиз арада бетүен теләп дога кылынды.