Такталачукская сельская библиотека - филиал № 30

"Тел- рухи дөнья көзгесе"

28нче январь көнне Такталачык авыл җирлегенең 2020 ел эш нәтиҗәләре буенча халык алдында йомгаклау отчеты булды.Җыелышка килгән авылдашлар һәм кунаклар өчен мәдәният йорты фоесендә халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елы уңаеннан "Тел- рухи дөнья көзгесе" исеме астында күргәзмә эшләде,шулай ук авылдашларыбыз татар халкының бөек трагик артисты М.Мутинның 135 еллыгына,татарстанның халык шагыйре Г.Афзалның 100елы уңаеннан куелган күргәзмәләргә һәм китапханәгә килә торган,татар,рус телләрендә чыккан газета-журналларга күзәтү ясалып ,тәкъдим ителде.