Такталачукская сельская библиотека - филиал № 30

“Өзелгән моң чаткысы”

Мин тез чүкмәм,катгыйль,синең алда,

Кол итсәң дә,тоткын итсәң дә.

Кирәк икән,үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.

Меңен түгел,бары йөзен генә

Юк итәлдем синең сыңарның

Һәм халкымнан,кайткач,шуның өчен

Мин тезләнеп гафу сорармын.

                                 (1943 Ноябрь)

Такталачык авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән милләтебезнең  горур,мәшһүр язучысы Муса Җәлилнең туган көненә багышлап

“Өзелгән моң чаткысы”исеме  астында әдәби викторина уздырылды.