“Безнең кече Ватаныбыз”
11 апрель көнне китапханәдә “Безнең кече Ватаныбыз” диеп аталган туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Күргәзмәләр Татарстан Республикасының Актаныш районы тарихына, күренекле шәхесләргә, шул исәптән М.Ш.Шәймиевка - Татарстанның беренче Президентына багышланган иде. Чарада катнашучылар шулай ук районыбыз язучылары белән дә таныштылар. Язучы Ленар Шәехнең шигырьләрен кычкырып укулар оештырылды.