Библиотека дома ветеранов - филиал № 3

«Сезнең өчен, кадерле хатын-кызлар»

7 март көнне ветераннар йорты китапханәсендә  Актаныш муниципаль районы ветераннар Советы каршында оештырылган "Мирас" хор коллективы белән берлектә «Сезнең өчен, кадерле хатын-кызлар» диеп аталган әдәби-музыкаль чара үткәрелде. Чара барышында матур, күңелле җырлар,  әниләргә багышланган шигырьләр яңгырады. Әмма иң мөһиме-чара Гаилә елына багышланган иде. Чарада катнашкан гаиләләр озын, бәхетле тормыш серләре белән уртаклаштылар һәм үз сәләтләрен күрсәттеләр.