«Сезнең өчен, кадерле хатын-кызлар»
7 март көнне ветераннар йорты китапханәсендә Актаныш муниципаль районы ветераннар Советы каршында оештырылган "Мирас" хор коллективы белән берлектә «Сезнең өчен, кадерле хатын-кызлар» диеп аталган әдәби-музыкаль чара үткәрелде. Чара барышында матур, күңелле җырлар, әниләргә багышланган шигырьләр яңгырады. Әмма иң мөһиме-чара Гаилә елына багышланган иде. Чарада катнашкан гаиләләр озын, бәхетле тормыш серләре белән уртаклаштылар һәм үз сәләтләрен күрсәттеләр.