Библиотека дома ветеранов - филиал № 3

"Минем туган телем".

30 нчы октябрь көнне көзге мәктәп каникуллары чорында ветераннар йорты китапханәсендә "Минем туган телем" интеллектуаль уены уздырылды. Уен командалар арасында ярыш формасында узды. Балалар татар халкының мәдәниятенә, әдәбиятына, халык гореф-гадәтләренә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Чараның төп максаты - туган телгә, мәдәнияткә кызыксыну тәрбияләү, интеллектуаль уен аша баланың белемнәрен, сәләтләрен үстерү, туган телгә, гореф-гадәтләргә горурлык хисләрен тәрбияләү. Интеллектуаль уенда катнашучыларга "Туган телем - татар теле" китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Ярыш нәтиҗәләре буенча "Тапкырлар" командасы җиңүче булып билгеләнде.