Библиотека дома ветеранов - филиал № 3

«Кояшлы гомер көзләре»

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан , ветераннар йорты китапханәсендә “Кояшкай” балалар бакчасы нәниләре белән берлектә, «Кояшлы гомер көзләре» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара узды .Кунак булып актив китап укучы, кызыксыну клубына йөрүче өлкән апалар чакырылды. Балалар апаларыбызга җырлар, шигырьләр, биюләр һәм үз куллары белән эшләгән открыткалар бүләк иттеләр. Бу очрашудан барыбыз да якты, матур хисләр белән таралыштык. Бәйрәм кичәсен "Гомер көзләрегез аяз булсын!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе бизәде.