Библиотека дома ветеранов - филиал № 3

«Әкиятләр иленә сәяхәт»

21 сентябрь көнне "Бөрлегән" балалар бакчасында танылган татар язучысы Габдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан «Әкиятләр иленә сәяхәт» диеп аталган әдәби кичә  уздырылды. Балалар язучының биографиясе белән таныштырылды. Балаларга язучы үзенең әкиятләре белән аеруча таныш. Аның "Сер тотмас үрдәк", "Койрык", "Нечкәбил" әкиятләре хезмәт сөючәнлек һәм игелеклелек хисләрен тәрбияләргә, үз илеңне яратырга, кыю, гадел булырга, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә. А.Алишның әкиятләрен искә алып, балалар чара барышында «Бу өзек кайсы әкияттән?», «Табышмаклар», «Мәкәльләр һәм әйтемнәр» әйттеләр,"Чукмар белән Тукмар " әкияте кычкырып укылды.  Кичә Габдулла Алиш әкиятләре буенча төшерелгән татар телендә мультфильмнар карау белән тәмамланды.