Библиотека дома ветеранов - филиал № 3

«Россия Федерациясенең дәүләт символлары».

Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. «Бөрлегән» балалар бакчасында «Россия Федерациясенең дәүләт символлары» дигән мәгълүмат сәгате уздырылды. Балалар Россия флагы тарихы белән таныштылар, Россия символикасы сурәтләнгән иллюстрацияләрне, альбомнарны һәм рәсемнәрне карыдылар. Шулай ук тематик презентацияне карау оештырылды. Балаларны Россия Федерациясе дәүләт символикасына җәлеп итү-безнең балаларны патриотик тәрбияләүдә төп бурычларның берсе булып тора. Патриотик хисләр тумыштан ук формалаша. Бу гаиләгә, балалар бакчасына, туган җиргә, туган табигатькә мәхәббәт хисләре, үз иленең символикасына – флагка, гимнга, гербка хөрмәтле мөнәсәбәт.