Библиотека дома ветеранов - филиал № 3

«Туган тел-милләтнең киләчәге».

21 февраль-ЮНЕСКО тарафыннан 1999 елда Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Ул 2000 елның 21 февраленнән бөтен дөньяда билгеләп үтелә. Ветераннар йорты китапханәсендә күрсәтелгән көн ел саен туган телне һәм мәдәни күптөрлелекне саклау максатыннан үткәрелә. 21 февральдә «Туган тел-милләтнең киләчәге» диеп аталган әдәби сәгать уздырылды. Әлеге чара барышында татар телендә шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр кычкырып укылды. Китап күргәзмәсендә татар халкы фольклоры - тел иҗатының бер формасы аерым урын алып торды.