Библиотека дома ветеранов - филиал № 3

«Ленинградның бөек батырлыгы»

80 ел элек 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелгән. Китапханәдә 30 гыйнварда «Ленинградның бөек батырлыгы» диеп аталган батырлык дәресе үткәрелде. Китап укучыларга «Ленинград блокадасы» электрон презентациясе тәкъдим ителде. Ленинград халкының авыр тормышы, салкынлык һәм ачлык, заводларда өлкәннәр белән беррәттән эшләгән балалар турында әңгәмә корылды. Блокада һәм сугыш турында кычкырып шигырьләр уку, тематик китап күргәзмәсенә күзәтү оештырылды. Ленинградлылар тарафыннан блокада елларында кылынган батырлык мәңгегә хәтеребездә, урамнар һәм мәйданнар исемнәрендә калачак…