Старо-Бугадинская сельская библиотека - филиал № 27

“Шагыйрьләр дә дан җырлаган...”

27 октябрь көнне  2023 ел- “Укытучы һәм остаз ” елы кысаларында   “Шагыйрьләр дә дан җырлаган...” исемле әдәби кичә узды.

Укытучылар турында бик күп шигырьләр һәм җырлар язылган. Безнең көннәрдә укытучының роле һәм хезмәте беркайчан да булмаганча зур һәм авыр. Укытучы –ул безнең икенче әниебез. Әни кеше баласына беркайчан да начарлык теләми, ялгышлардан сакларга тырыша. Укытучы да шулай, үз укучысының тормышта югалып калмавын, һәрвакыт алга баруын тели. Безнең китапханә «Шагыйрьләр дә дан җырлаган»исемле чара әзерләде һәм үткәрде. Чарада катнашучылар  Некрасов, Р.Рождественскийның шигырьләрен, Ю. Яковлевның «Укытучы» хикәясеннән өзекләр, шулай ук әниләребезгә, туган илгә багышланган шигырьләр укыдылар.