Старо-Бугадинская сельская библиотека - филиал № 27

«Лермонтов-үз заманының Герое»

13 октябрь көнне мәктәбебез укучылары «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне»XI халыкара акциясендә катнаштылар. Акциянең максаты: үсеп килүче буынны М.Ю. Лермонтовның әдәби һәм сәнгать мирасына җәлеп итү. Бу акция кысаларында әдәби сәгать үткәрделәр: рус теле һәм әдәбияты укытучысы А.Сөләйманова язучының тормыш юлы турында сөйләде. Укучыларны әсәрләре белән таныштырып, ул аларда шәхси кичерешләр, аның хисләре, җаны һәм шул ук вакытта Россия язмышы, халык язмышы булуын билгеләп үтте. Чара презентация белән узды.