Старо-Бугадинская сельская библиотека - филиал № 27

Картаймагыз әле ветераннар!

5 октябрь көнне Богады клубы коллективы белән хезмәт ветераннары хөрмәтенә багышлап әдәби-музыкаль кичә үткәрдек.

Төрлесе төрле өлкәләрдә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыксалар да ветераннарыбыз һәрберсе озын һәм мактаулы хезмәт юлы узган. Алып баручылар аларның тырыш хезмәтләрен искә алып үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Бәйрәм табыны артында өлкәннәребез үзләренең яшьлекләрен искә төшерделәр. Төрле уеннар уйнап, җырлап, биеп күңел ачтылар.