Старо-Бугадинская сельская библиотека - филиал № 27

Өр-яңадан яшәп китеп була.

23 март көнне Богады ТГББ мәктәбендә күренекле якташыбыз, шагыйрә, җырлар авторы Ләйлә Дәүләтованың иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Чараның максаты: балаларны күренекле якташыбыз, аның иҗаты белән таныштыру. Ләйләнең иҗаты күпкырлы. Аның шигырьләрендә туган якка мәхәббәт, аны сагыну, ана образы, ананың бөеклеге зур урын алган. Шулай ук бүгенге тормыш, ачы хакыйкать, яшәү мәгънәсе кебек темаларга да шагыйрә зур урын бирә, укучыны уйланырга этәрә, аңа үз-үзен танырга һәм төзәлергә мөмкинлек калдыра. Иҗаты тормыш юлы белән танышу балаларның шигырьләрен укуы белән үрелеп барды.