Старо-Бугадинская сельская библиотека - филиал № 27

Гаилә мәктәбе дәресләре.

15 февраль көнне, китапханәбезнең “Ватан” клубы членнары белән, Актаныш районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге каршында «Гаилә мәктәбе дәресләре»ндә катнаштык.

Проект психологлар, дин әһелләре, табиблар катнашында узучы дәресләрдә укучыларга гаилә кыйммәтләре хакында бәян итү максатыннан үткәрелә. Өлкән сыйныф укучылары белән очрашуга өлкән психолог Фәһимә Шәйгәрданова, районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, врач, гинеколог  Анжелика Хусаинова килгән иде. Чараны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева алып барды. Гаилә мәктәбе дәресләрен тыңлаган укучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.