Идел суы кайнаганда.
Сталинград сугышы – Бөек Ватан сугышында иң зур бәрелешләрнең берсе. 1943 елда бу көнне Совет армиясе Бөек Ватан һәм Икенче Бөтендөнья сугышлары барышында төп борылыш башлануын тәэмин итеп, Сталинград янындагы сугышта немец гаскәрләрен тар-мар иткән. “Сталинградны саклаучыларның батырлыгы – ныклык һәм каһарманлык үрнәге буларак тарихка кереп калган. Китапханәбездә «Идел суы кайнагада»дип исемләнгән батырлык сәгате узды. Китапханәче “Герой – шәһәр Сталинград”ның батырлыгы, туган җире өчен көрәшкән солдатлар һәм офицерлар турында сөйләде. Дәрес Сталинград сугышына багышланган презентация күрсәтү белән үрелеп барды.