Библиотека СХТ - филиал № 24

"Тукай-бөек шагыйрь"

Татар әдәбиятының бөек классигы Габдулла Тукайга 2024 елның 26 апрелендә тууына 138 ел тулды.

Тукай татар әдәбияты тарихына яңа милли шигърияткә нигез салган бөек шагыйрь буларак, хәзерге татар әдәби теленә һәм балалар әдәбиятына нигез салучыларның берсе буларак кереп кады. Г.Тукай иҗатын бөтен дөньяда яраталар, беләләр һәм кадерлиләр.

Бу истәлекле көнне без «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән  Г.Тукай язган барлык әкиятләрне искә төшердек, китапларын карадык, балалар ятлаган  шигырьләрен сөйләделәр,  «И туган тел»җырын җырладык.