Библиотека СХТ - филиал № 24

Осталык дәресе. Без чигү чигәбез.

Һәр кешенең, бигрәк тә балаларның, китап, әкият һ.б. яраткан геройлары бар. 15 апрельдә без кызлар белән «Сельхозтехника» китапханәсендә укыган китапларыннан яраткан сюжетларны төсле җепләр белән чигәргә булдык.

Төсле җепләр белән чигү ким дигәндә урта гасырлардан бирле билгеле, ләкин әлегә кадәр үзенең актуальлеген югалтмаган, бу хәзерге заман осталары арасында иң популяр кул эшләре төрләренең берсе. Традицион рәвештә, йорт әйберләрен, мәсәлән, сөлгеләр, салфеткалар, мендәр тышлыклары төсле җепләр белән бизәгәннәр.