Әниемә бүләккә
Күпчелек кеше өчен әни-дөньядагы иң кадерле һәм яраткан кеше. Без барыбыз да беләбез, әнигә иң яхшы бүләк – үз кулларың белән эшләгән бүләк. 5 март көнне "Каенкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән без кадерле әниләребезгә төсле кәгазь һәм картоннар ярдәме белән бүләкләр ясадык.