Библиотека СХТ - филиал № 24

И туган тел, и матур тел...

Ел саен 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Китапханәләрдә һәм уку йортларында тематик дискуссияләр, шигъри кичәләр һәм Ачык ишекләр көннәре оештырыла. Югары уку йортларына башка илләрдән студентлар кунакка чакырыла, алар үз мәдәниятләре турында сөйләп, туган телләрендә җырлар җырлый алалар, шулай ук интерактив мәйданчыклар оештыралар: уеннар, викториналар, «түгәрәк өстәлләр», мастер-класслар һәм лингвистик квестлар. Без «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән түгәрәк өстәл оештырдык, анда татар шагыйрьләре һәм язучыларының  әсәрләре белән таныштык. Балалар өйрәнгән шигырьләрен туган телләрендә сөйләделәр, җырлар җырладылар, хорводалар алып бардылар.