Библиотека СХТ - филиал № 24

Кандагар тавышы аша.

1995 елның 3 августында Әфганстанның көньягындагы Кандагар шәһәрендә хөкүмәткә каршы  оештырылган «Талибан» хәрәкәте тарафыннан Татарстанның "Аэростан" авиация компаниясенең Ил-76 очкычы һәм аның экипажы кулга алына. Казанның җиде пилоты талибаннарда бер елдан артык тоткынлыкта була. Соңрак, герой-очучылар үз самолетында әсирлектән качалар. Казан пилотлары әсирлектә ничек яшәгәне, очучылар ничек итеп кача алганнары турында- без  үсеп килүче буын, киләчәктә Ватаныбызны саклаучылар белән 19 февраль көнне очрашканда сөйләштек.