Ново-Курмашевская сельская библиотека - филиал № 23

“Муса Җәлил - герой шагыйрь”

15 февраль көнне Яңа Кормаш авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучыларына, туган халкыбызның бөек улы, бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә карата “Муса Җәлил - герой шагыйрь” - батырлык дәресе уздырды. Презентация ярдәмендә укучыларга, каһарман шәхеснең тормыш юлын чагылдырган, эчтәлекле мәгълүмат бирелде, шагыйрьнең шигырьләре укылды. Чара ахырында балалар М. Җәлил китаплары белән таныштылар.