Шариповская сельская библиотека - филиал № 19

“Безнең авыл кызлары”

ТАССРга 100еллыкны,Җиңүнең 75еллыгын  каршылап  Шәрип авылы үзеэшчән артистлары Фоат Садриевның “Безнең авыл кызлары”драмасын сәхнәләштерде.Драмада сугыш чорында Совет хатын-кызларының яшәеше,аларның иртә таңнан караңгыга тикле басу-кырларда хезмәт итүләре чагылдырыла.Сугышка киткән ир-егетләр исән –имин әйләнеп,җиңеп кайтсыннар өчен көчләрен кызганмый,армый-талмый үз тырышлыкларын куялар.Үзеэшчән артистлар әсәрнең эчтәлеген тулысынча ачып ,тамашачыга тәкъдим иттеләр.Шагыйрә Н.Сабирзянова да күрсәтелгән әсәргә үз бәясен бирде.