Минняровская сельская библиотека - филиал № 18

"Лалә" чәчәген бисердән брошка ясау буенча Мастер-класс

15 апрель көнне Меңнәр авылы китапханәсендә "Лалә" чәчәген бисердән брошка ясау буенча Мастер-класс уздырылды.
Мастер-класс 15 апрель - Халыкара мәдәният көне уңаеннан уздырылды. Иң башта укучылар белән мәдәният турында сөйләштек, бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихын сөйләдем. Тулырак Татар мәдәниятенә тукталдык. Татар халкының милли бизәкләре һәм орнаментлар, Татар милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре белән таныштырдым. Мастер-классны башлар алдыннан кирәкле булган материал белән таныштырдым, эш тәртибен өйрәттем.