Минняровская сельская библиотека - филиал № 18

"Хатын кыз - тормыш яме"

5 март көнне Меңнәр авылы китапханәсендә сәнгать җитәкчесе һәм мәктәп балалары белән берлектә "Хатын кыз - тормыш яме" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә узды. 

Кичәдә укучылар Фәтих Кәрим - "Ватаным өчен", Фәния Чанышева - "Балам өчен", Муса Җәлил - "Дару" шигырьләрен сөйләделәр. Шулай ук  кичәдә "Яз турында, мәхәббәт һәм матурлык" китап  күргәзмәсе булдырылды. Күргәзмәдә танылган шагыйрьләрнең: Роберт Миннуллин, Ренат Харис, Газинур Морат, Туфан Миннулин китаплары урын алды.