"Хатын кыз - тормыш яме"
5 март көнне Меңнәр авылы китапханәсендә сәнгать җитәкчесе һәм мәктәп балалары белән берлектә "Хатын кыз - тормыш яме" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә узды.
Кичәдә укучылар Фәтих Кәрим - "Ватаным өчен", Фәния Чанышева - "Балам өчен", Муса Җәлил - "Дару" шигырьләрен сөйләделәр. Шулай ук кичәдә "Яз турында, мәхәббәт һәм матурлык" китап күргәзмәсе булдырылды. Күргәзмәдә танылган шагыйрьләрнең: Роберт Миннуллин, Ренат Харис, Газинур Морат, Туфан Миннулин китаплары урын алды.