Минняровская сельская библиотека - филиал № 18

"Ялкын - киләчәкне яктырта"

4 март көнне Меңнәр авылы китапханәсендә "Ялкын" журналының 100 еллык юбилее уңаеннан "Ялкын - киләчәкне яктырта" дип исемләнгән күргәзмә кичә уздырылды. Чара вакытында "Ялкын" журналының тарихы турында, редакциясендә кемнәр эшли, нинди темалар яктыртыла шул хакта сүз барды. Ахырда укучылар сорауларга җавап бирделәр, белемнәрен тикшерделәр.