"Күңелем белән һәрчак яшьлектә"
6 октябрь көнне Меңнәр авылы җәмәгать үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган "Күңелем белән һәрчак яшьлектә" әдәби-музыкаль кичә узды. Өлкәннәр арасында "Мәкальне әйтеп бетер", "Җырлыйк әле!" конкурслары булды, бик актив катнаштылар.