Минняровская сельская библиотека - филиал № 18

«Яз һәм матурлык турында»

7 март көнне, Меңнәр авыл клубында, «Яз һәм матурлык турында» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды, язгы очрашу җылы котлаулар, лирик шигырьләр һәм җырлар, шулай ук музыкаль видео котлаулар белән тулы булды. Барысы да күңелле конкурсларда һәм викториналарда бердәм катнаштылар. Кичәгә "Язгы тамчы яңгырый "дип исемләнгән  китап күргәзмәсе әзерләнде.