Кузякинская сельская библиотека - филиал № 16

“Балаларга сугыш турында укыйбыз”

Күҗәкә авыл китапханәсе  “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дигән акциягә кушылды. "Утлы еллар кайтавазы" исеме белән әдәби сәгать үткәрелде.

Мәктәптә кычкырып уку оештырылды. Әлеге чараларда сугыш чоры язучыларының һәм шагыйрьләренең иҗатына күзәтү ясалды. И.Газинең "Малай белән эт", А.Шамовның "Соры мәче", Г.Гомәрнең "Гармун телләре унике"  хикәяләреннән өзек, М.Җәлилнең "Егет көче", "Батырлык турында"; Ф Кәримнең "Сапер", "Ватаным өчен", Р.Шаехованың  "Кайтавазы - герой шагыйрьнең" шигырьләре, Ә.Ситдыйкованың "Хәсән Заманов" поэмасыннан өзек кычкырып укылды.