Кузякинская сельская библиотека - филиал № 16

Туган яктан илһам алып.

22 февраль көнне Күҗәкә авылы мәдәният йортында якташ язучыларыбызның өр-яңа китапларын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле шагыйрәбез, якташыбыз Татарстан язучылар союзы әгъзасы, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Әлфия Ситдыйкова һәм иҗат мәйданына тәүге адымнарын атлаучы якташларыбыз Наилә Вәлиева, Регина Шаеховалар  - Китап бәйрәменең  олы кунаклары булды. Бу көнне Әлфия Ситдыйкованың – “Дөнья тәгәрмәче”;  Наилә Вәлиеваның – “Кош язмышы”; Регина Шаехованың  - “Бер мизгел” китапларын укучыга тәкъдим иттек.  Чара барышында әсәрләрдән өзекләр күрсәтелде, шигырьләр сөйләнелде, авторларыбызның сүзләренә җырлар яңгырады. Буктрейлер тәкъдим ителде. Кунакларыбыз китап укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр.

“Дөнья тәгәрмәче”  - КАМАЗ төзелешенең 50 еллыгына багышлана. Бик күпләр анда тормыш мәктәбен үтте, тәүге мәхәббәтен очратты, гаилә корды. иҗат утында янды.  Китапта әлеге вакыйгалар сүрәтләнә. 

“Кош язмышы” - шигырьлэр жыентыгы.  Шигырьләрдә туган якны сагыну, әти-әниләргә мәдхия, туганнар белән горурлану, якташларны  зурлау. мәхәббәт хисләре.

“Бер мизгел”дә  -  авторның төрле елларда язылган шигырьләре тупланган.  Регинаның  иҗат тематикасы киңкырлы. Аны  татар халкы, аның киләчәге борчый. Ул татарлыгы белән чиксез горурланучы милләтпәрвәр.   Иманлы булу, укытучыларга мәдхия җырлаган, күтәренке рухта яшәргә өндәгән шигырьләре  дә бар.

Әлеге китаплар укучыларыбыз күңелендә зур кызыксыну уятты. Зал тулып килгән  китап яратучы тамашачы соңыннан авторлар белән фотога төште.  Китапларын алып укырга чиратка язылды.