Тюковская сельская библиотека - филиал № 13

Нәүрүз -халкыбыз бәйрәме.

19 март  көнне  Түке  китапханәсендә  " Нәүрүз -халкыбыз бәйрәме" дип  исемләнгән  кичә үткәрелде. Бабаларыбыз  элекке вакытларда Ай  һәм  кояш календаре буенче яшәгән.Яңа елның  беренче  көне итеп көн  белән төннең тигезләшкән вакытын  исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры  килгән. Татарлар аны "Нәүрүз  ае" дип йорткәннәр.Нәүрүз  язгы  бәйрәм. Бу  гүзәл   бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә  кунакка  йориләр ,бер-берсенә  булган  үпкәләрен оныталар,җырлыйлар,бииләр,рәхәтләнеп күңел  ачалар. Бу бәйрәмнең   хуҗасы  Нәүрүзбикә. Бәйрәмне  китапханәче  Солтанова Фәридә ачып җибәрде. Бәйрәмнең  килеп чыгышы һәм аның мәгънәсен  аңлатты, Нәүрүз  турында шигырьләр  укыды. Бәйрәмнең  хуҗасы  Нәүрүзбикә  килеп керде. Нәүрүзбикә матур теләкләрен эйтеп   килгән кунакларны котлады.Бәйрәмгә килгән кунаклар  Нәүрүзбикә белән бергә  халкыбызның  җырларын җырладылар ,

уеннарын  уйнадылар .Уен кызып барганда Кыш бабай килеп керде.Кыш бабай белән Нәүрүзбикә

көч сынаштылар .Чөнки  Кыш бабабыз үзенең урынын  бирәсе килмәде.Алар җитезлекләре буенча көч сынаштылар.Кашыкка йомырка салып йөгерделәр,көчләрен  аркан тартып  сынадылар.Әлбәттә инде

яшь  ,чибәр Нәүрүзбикә ярышта җиңеп чыкты.Кыш бабай теләкләрен әйтеп чыгып китте.Бәйрәмебез ,җыр ,

уеннар белән үрелеп барды.,Соңыннан өстәл янында кайнар чәй ,тәмле коймак белән сыйландылар.

Бәйрәм  һәрберебезнең  күңелендә сакланып калырлык булды.Өлкәннәребез яшьлекләренә  кайткан,кебек

булса ,балалар яңалык милли бәйрәмебез белән  таныштылар.