Тюковская сельская библиотека - филиал № 13

«Әфган кайтавазы»

Түке   авылы    китапханәсендә  «Әфган кайтавазы»дигән темада кичә үткәрелде.
Әфганстан.Илебез тарихында  әрнүле,кайгылы бер бите.Күкләргә тиеп утырган таулар  арасында үлем белән күзгә -күз очрашкан язмышлар.Безнең  җирлектән дә  җиде  егеткә   Әфган илен,Әфган җирен   үз  күзләре   белән  күрергә
анда барган сугышта катнашырга туры килде.Шуларның  алтысы  туган авылыбызга исән-имин әйләнеп кайта.
Әфган  сугышы -барлык милләт кешеләре өчен дә уртак,һәр шәһәр ,район авылга кагылган аның рәхимсез җиле.
Әфганстанның  комлы чүлләре ,шәрә таш кыялары ,һәр яшеллектән ут сибәргә торган дошман-болар берсе дә
тиз генә онытылмас.Әле тормышның  ямен ,тәмен дә белмәгән меңнәрчә  егет Әфган  җирендә батырларча 
һәлак  булды.Без  аларны мәңге онытырга тиеш түгел.Мәңгелек  дан аларга!
Кичәдә балалар һәм зурлар катнашты.Укучылар китапханәче  сөйләве аша ,9ел 51 көн дәвам иткән Әфган сугышы аның килеп чыгу сәбәпләре турында  белделәр.