Барсуковская сельская библиотека - филиал № 10

«Һөнәрләр күп, теләгәнеңне сайлап ал!»

2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы.Шул уңайдан студентлар һәм өлкән класс укучылары белән «Һөнәрләр күп, теләгәнеңне сайлап ал!» дигән кичә үткәрелде. Һәркемнең күңеле тарткан һөнәре була. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле һәм мөһим. Үзеңә ошаган һөнәрне сайлап алу җиңел генә түгел.Студент укучылар һөнәрнең кеше тормышында мөһим урын тотуы, төрле һөнәр ияләренең үзләренә генә хас сыйфатлары турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләделәр.Укучылар тәрбияче, төзүче, пешекче, рәссам, сатучы, урманчы, умартачы, машина йөртүче, тегүче һ.б. һөнәр ияләре турында язылган журналлар һәм газеталар белән дә бик теләп таныштылар.                                                                                                   Сорау-җавап, әңгәмә рәвешендә барган әлеге чарада өлкән класс укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, һөнәрләр турында файдалы яңалыклар белделәр.