Центральная библиотека

Көнкүреш.Сәламәтлек.Матурлык.

    27 февраль көнне үзәк китапханәдә “Илһам чишмәләре” клубы кысаларында “Көнкүреш.Сәламәтлек.Матурлык”темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Чарага мәчеттән кунаклар- ислам дине буенча мөгаллим  Чәчкә апа  һәм Фәрхетдинова Лилия дә килде.Алар исламның сәламәтлеккә бик зур файдасы турында сөйләделәр. Мәгълүматларга караганда, намаз , догалар уку кешегә рухи һәм физик яктан әйтеп бетергесез файдалы икән.Шулай ук дөрес туклануга да басым ясалды,тормыштан мисаллар китерелде,тәҗрибәләр белән уртаклашулар булды,киңәшләр тыңланылды.

     Түгәрәк өстәлнең икенче өлешендә сүз матурлык турында барды.Фикерләшү азагында түбәндәге нәтиҗәгә киленде: матурлык ул-кешенең рухи яктан камил булуында,ягъни кешелеклелекнең күркәм сыйфатларга ия булуында.Әлеге тема буенча шигырьләр укылды,җырлар тыңланылды, әдәби әсәрдән мисаллар китерелде (Әмирхан Еникинең “Матурлык”хикәясе).Сәламәтлек,тышкы матурлыкның тәңгәл килүе-үзе бәхет тудыра.Чара азагында “Сөембикә” журналы битләренә күзәтү ясалды,әдәбият белән таныштырылды, “Картык,килми тор”рубрикасы буенча, бергә биткә нокталы массаж ясап карау мастер- классы да оештырылды.Шулай итеп,чара файдалы һәм җанлы үтте.