Иҗат мирасы
Шагыйрь,мөгаллим,публицист, драматург,сүз остасы Сәгыйть Рәмиевнең тууына 140 ел тулу уңаеннан “Илһам чишмәләре”клубы әгъзалары белән кичә оештырылды.Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлыннан иң әһәмиятле һәм кызыклы материаллар белән таныштырылды. Кунакларыбыз аның шигырьләрен укыдылар, идеяләре турында үзара фикерләр дә алыштылар.